Бүген Менделеевскида район җитәкчесе Радмир Беляев катнашында беренче тапкыр шәһәр һәм район эшмәкәрләре - "Бизнес һәм хакимият. Ачыктан ачык кара каршы сөйләшү" исемле очрашу уздырдылар. Катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле очрашу ZOОM-конференция режимында узды, аңа 43 эшмәкәр кушылды.