ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәт һәм аңлау төрле милләт  кешеләре  өчен бүген бәйсез рәвештә аеруча мөһим. 2019 елның 27 февралендә РФ Президентының Федераль грантын тормышка ашыру кыссаларында  Менделеевск шәһәре Халыклар Дуслыгы Йортында  “Дуслык дәресләре”  чарасы узды. Чарада Казан шәһәре Дәүләт Советы депутаты  Ирек  Шарипов, Наталья Мясникова, Глюс Гаянов катнаштылар. Проектның төп максаты  балаларны төрле халык гөреф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, тыныч яшәү нигезләрен өйрәтү булды.  Чара ике блоктан узды. Беренче блок педагоглар тарафыннан эшләнгән 4 видеофильмны үз эченә алды. Икенче блок  төрле милләт вәкилләре катнашкан мини-концерттан  торды.  Чараны  “Шаян” РФ атказаган халык иҗаты коллективының “Барыня” номеры бизәде.

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә.

27 февраль көнне 1 нче урта мәктәптә «Ягез әле, егетләр! " хәрби-спорт эстафетасы узды.

Монай авыл мәдәният йортында керәшен мәдәнияте фестивале булды.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Фотима Мирзоева әлеге чарага хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны безнең районнан гына түгел, Яр Чаллы, Мамадыштан да чакырды.

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 7 нче мәктәптә батырлык дәресе үткәрелде.

26 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Минем әти – иң яхшы дустым» конкурс-уен программасы булып узды. Анда төрле бүлек укучылары үзләренең әтиләре белән бергә катнаштылар.

Балалар сәнгать мәктәбе фойесында рәсем сәнгате бүлегенең 3-4 сыйныф укучылары эшләре күргәзмәсе ачылды.                     

 Анда безнең өлкән сыйныф укучыларының рәсем сәнгате, станоклар һәм дизайн композицияләре буенча иң яхшы эшләре тәкъдим ителгән.

«Солдат шуклыклары» - шундый исем астында балалар китапханәсендә 1 «В» һәм 1 «Г» сыйныф укучылары өчен уен-викторина үткәрелде (җитәкчеләре Мөхәммәдиева Т. В., Бузаджи Г. Н.).

25 февраль көнне Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова, Менделеев районы руслар автономиясе җитәкчесе Алла Затирко ,марилар автономиясе җитәкчесе Геннадий Мальгин  Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы утырышында катнаштылар. Чара барышында ел нәтиҗәләренә йомгак ясадылар һәм 2019 елга план төзеделәр. Утырышта “Марийская восьмерка” грант проекты буенча Г.Мальгин чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International