ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 февраль көнне  Фируза Габдрахманова 1нче урта мәктәбендә 5 сыйныф балалары белән Муса Җәлилгә багышланган әдәби сәгать үткәрде. Фируза Габдрахманова  балаларны Муса Җәлилнең кыскача биографиясе белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең концлагерьда тоткынлыкта үткәргән вакытта, бердәнбер коралы – аның шигырьләре булуын белделәр. 
Каты газаплар да, үлем җәзасына хөкем ителгәннәрнең камералары да шагыйрь ихтыярын сындырмаган. Муса Җәлил исеме батырлык символын гәүдәләндерә. 
Күп кенә китап укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның фаҗигале язмышы, Россиягә әсирлеккә язылган шигырьләре ничек эләгүе турында белделәр. 
Балалар барысы да бердәм булып  Фируза Габдрахмановага рәхмәтләрен белдерделәр.

20 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия  “Славься, Отечество” патриотик иҗат фестивале узды. С.Гассар мәдәният сараен “Талларым” татар эстрада җыры ансамбле К.Галлямова җитәкчелегендә катнашты. Шулай ук Халык ветераннары хоры солисты Л.Кривилева чыгыш ясады.Бәйге азагында “Талларым” II дәрәҗә, Лариса Кривилева III дәрәҗә Лауреатлары булдылар.Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.   

2019 елның 2 март көнне сәгать 16.00дә  “Менделеевск чишмәләре”  рус җырының  III төбәк фестиваль- бәйгесенең Гала-концерты узачак. Теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү буш.

22 февраль көнне сәгать 12.00дә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә  багышланган бәйрәм концерты узачак. Теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү буш.

Татар Тәкәше авылы клубында "Самавыр янында очрашулар" дип аталган ял кичәсе уздырылды.

Балалар сәнгать мәктәбендә РСФСРның атказанган артисткасы, татар һәм Каракалпак АССР халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге «Соловушка» I төбәкара вокаль-хор конкурсының гала-концерты узды.

20 февраль көнне Ижёвка мәдәният йортында мәктәп һәм китапханә коллективлары ярдәме белән берлектә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган интернационалист сугышчылар белән очрашу кичәсе уздырылды.

Абалач авыл китапханәсе “Күбәләк” балалар бакчасы белән берлектә туган тел көненә багышланган “Халык телем минем” дип аталган әдәби-музыкаль бәйрәм уздырды.

19 февраль көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә “Кызыл китап - өмет символы” дигән экологик сәгать узды. 

19 февраль көнне Илнәт авыл китапханәсе “Океанда” дип исемләнгән эко-сәгать үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International