ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

     15 февраль көнне татар халкының сандугачы булган җырчы Илһам Шакировка 84 яшь тулган булыр иде. 

 16 февраль көнне Сәйтәк авылы клубында  татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр. 


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Ел саен 14 нче февраль Изге Вәли көне – гашыйклар  көне итеп уздырыла. Турай мәдәният йортында да шул уңайдан кечкенә генә, ләкин бик тә эчтәлекле чара уздырылды.  

17.02.2019, Яңабирде мәдәният йорты

Балалар белән "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән чаңгы ярышлары уздырылды.

Гашыйклар көне уңаеннан Яңабирде мәдәният йортында Алнаш ди-джее Петров яшьләр өчен бию кичәсе үткәрде.

Монаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган китаплар күргәзмәсе ясадылар.

15 нче февраль конне  Иске Гришкин мәдәният йортында китапханә белән берлектә  Чечня сугышында катнашып, һәлак булган Карманково авылы егете Арсланов Андрей Васильевичны искә алу кичәсе үткәрелде. 

15 февральдә Татар Чаллысы мәдәният йортында "Гап-гади малайлар" дигән батырлык сәгате булды.

Кокшан мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлап "Җирдә тормыш хакына" дип аталган әдәби кичә үткәрделәр.

15 февраль көнне Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Онытма безне, Ватан” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International