Кокшан мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре бөек язучы, мәсәлләр остасы И.Крыловның 250 елллыгына багышлап әдәби чара үткәрделәр.
16 нчы февральдә Тойгуҗа авылы китапханәчесе Сафина А.А. патриот шагыйрь Муса Жәлилнең туган көне уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”дигән шигъри кичә үткәрде.
Кокшан мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче Гашыйклар көне үткәрделәр.
14 февраль көнне Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе укучылары белән (педагог-оештыручы Ахметгареева Г.Г.) «День влюбленных в Крылова» Бөтен россия акциясенә кушылдылар.
15 февраль көнне 11нче бакча балалары Татар китапханәсе белән таныштылар. (Татар теле тәрбиячесе: Җиһаншина Л.Н.)
15 февраль көнне Песәй авыл китапханәсендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан «Әфганстан юллары» дигән батырлык дәресе үткәрелде.
15 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсе Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган “Игълан ителмәгән сугыш” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды һәм “Әфганстан–XX гасырның каһарманлыгы һәм фаҗигасы” дип аталган тарихи сәгать үткәрде.
15 февраль кэнне сугышчы-интернационалистларны искэ алу кэне унаеннан Сэйтэк авыл китапханэсендэ «Батырлык исеме Эфганстан»» дип исемлэнгэн хэтер сэгате уткэрелде.
16 нчы февральдə Тойма авылы китапханəсендə китапханəче һəм мəдəният хезмəткəре берлектə шагыйрь Муса Җəлилнеӊ туган көненə һəм аныӊ «Моабит дəфтəрлəре» китабына 75 ел тулуга багышланган «Өзелгəн җыр эзеннəн» дип исемлəнгəн əдəби кичə уздырдылар.
14 февраль көнне, Татар китапханәсендә, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә уздырылды. Кичәдә 7нче бакчаның 4нче, мәктәпкә әзерлек төркеме(Татар теле тәрбиячесе: Шәяхмәтова М.Н.) һәм 1нче урта мәктәпнең 1”Г” сыйныфы укучылары (Укытучылары:Каримова А.М.)катнашты.