ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.

27 октябрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда югары пилотаж төркеме үз осталыкларын күрсәтәчәк.

50дән артык менделеевлы “Татарча диктант” мәгариф акциясендә катнаштылар.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина игълан иткән берүк исемдәге бәйгегә кандидатлар тәкъдим итү этабы бара.

Светлана Николаевна Килеева, 3 нче мәктәп

– Чибәр һәм җитез. Ата-аналарның һәрбер соравына игътибар бирүче. Балаларны кайгыртучан һәм ата-аналарга әдәпле. Акыллы, иҗади, энергияле. Гаиләдә бәхетле. Тормыш иптәше белән өч малай үстерә. Сыйныфта гына түгел, мәктәп тормышында да актив катнаша. Аңа рәхмәт әйтәбез, 3 нче мәктәпнең 4Б сыйныфында шундый укытучы булуына шатбыз. Андый мөгаллимәләр күбрәк булсын иде.

Марина Юрьевна Миронова, 4 нче мәктәп

 – Ул тумыштан укытучы. Гаҗәеп хатын-кыз. Бала күңеленә һәрвакыт юл таба. Балаларның уңышларына шатлана һәм уңышсызлыкларына кайгыра. Укучыларга мәктәп программасын биреп кенә калмый, үзенең күңел җылысын да бирә. Марина Юрьевна, Сезгә барысы өчен дә рәхмәт.

Татьяна Александровна Юкина, 2 нче мәктәп

– Татьяна Александровна Менделеевскидагы иң яхшы укытучы. Сыйныф җитәкчесе буларак ул безнең белемне тикшереп кенә калмый, яңа дәресне дә аңлата, безне тәрбияли. Укытучыбыз белән без һәрвакыт мәктәп бәйрәмнәрендә, ярышларда һәм бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Татьяна Александровнаның кәефе һәрвакыт яхшы. Ул безне белем алырга дәртләндерә, энергия бирә. Аның белән походларга, экскурсиягә бер генә мәртәбә бармадык, мөгаллимә белән һәрвакыт күңелле, – дип язалар укучылары.

Созонова Елена Васильевна, 2 нче мәктәп

Минем укучыларым акыллы һәм тәртипле. Һәрберсенең үз характеры, алар түземсезләр, хәрәкәтчәннәр, шул ук вакытта ихласлар, аралашучаннар. Көн саен хезмәтем, киңәшләрем һәм ярдәмем белән аларны ничек яратуымны күрсәтәм һәм исбатлыйм – балалар да шулай ук җавап 

Монополиягә каршы хезмәт органнарының гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашуы җиде ел дәвамында үткәрелеп килә.

Урамда көз, көннән-көн суыта, димәк суык тию сезоны якынлаша. Бу уңайдан Менделеевскида һәм районда халыкка вакцинация үткәрелә. Халык прививка ясатамы соң?

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына исем бирүдә күренекле якташларыбыздан 40 кандидатура сайлап алды.

Төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.

Тантана Халыкара таможня форумы-2018 кысаларында видеокүпер режимында узды.

Россия төбәкләреннән Татарстанның гына мондый премиясе бар, диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International