Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәдәниятара диалог форумын ачты.
Форум дөньяның 40 иленнән 200дән артык экспертын җыйган.
Терроризмга каршы көрәш көне террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә
1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры алимент түләттерү буенча мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатты.
4-7 сентябрьдә узачак форумда Россиядән һәм чит илләрдән 189 белгеч катнашачагы билгеле.

Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән.
Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән. Бу турыда «Татар-информ»га биргән интервьюсында республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән. Августта аларның саны 204кә кимегән.
Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибар иткән. «Хәзер республикада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге эшче төркем оештырылган. Аның составына көч органы, суд приставлары, шулай ук прокуратура органнары, салым хезмәте һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау, опека һәм попечительлек органы вәкилләре кергән. Алар муниципаль дәрәҗәдә баланы саклау һәм мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иреген яклау белән шөгыльләнә», — дип билгеләп үтте министр.
Шундый ук эшче төркемнәр Татарстанның һәр муниципаль районында булачак, диде республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
2018 елның июле ахырында республикада алиментлар буенча бурыч 3 млрд сумнан артып китүе билгеле булды.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
КФУ ректоры сүзләренчә, Гавриил Державин белән Казан университеты аерылгысыз.
Полисны алыштырырга кирәкме, поликлиникаларда түләүле хезмәтләр күрсәтергә тәкъдим итсәләр, ризалашыргамы, юкмы?