ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Абалач авыл китапханәсе "Кулда китап 2021" акциясе кысаларында «Кубәләк» балалар бакчасында кычкырып укулар үткәрде.

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне горурлык белән искә алалар. Ижевка авыл китапханәсендә 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Без сине хәтерлибез, Беслан»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.

Терроризмга каршы бердәмлек көнендә Турай авыл китапханәсе Беслан фаҗигасенә багышланган «Беслан – төзәлмәслек яра» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде.

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне горурлык белән искә алалар. Тихоново авыл китапханәсендә укучылар өчен «Фаҗига кабатланырга тиеш түгел» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2 сентябрь Тат. Чаллы авыл китапханәсе «Кулда китап – 2021» халыкара акциясендә катнашты.

1 сентябрь көнне Енабердино авыл китапханәсе үзенең яраткан укучыларын, ата-аналарны, балаларны һәм педагогларны бик теләп чакырды. Белем көне уңаеннан "Күңелле кыңгырау чынлавы" дигән күңелле викторина узды.

1 сентябрьдә Белем көне – уку елы башлану билгеләп үтелә. Бу көнне мәктәпләрдә тантаналы линейкалар уза, матур мәктәп укучылары укытучыларга чәчәкләр бүләк итә, ә беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырый. Тат. Чаллы авыл китапханәсе дә 2 һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен зур булмаган бәйрәм оештырырга булдылар һәм «Белем дөньясын китап ача» дип исемләнгән танып-белү сәгате әзерләделәр.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

25 август көнне балалар китапханәсе «Кулда китап» халыкара акциясендә катнашты, аның инициаторы-Самара шәһәренең «Узәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы».

30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан Татар китапханәсендә “Җырлы-моңлы Татарстан” дигән әдәби-музыкаль кунакханә узды.

Республика көне-Татарстан Республикасының төп дәүләт бәйрәме. 30 август көнне Турай авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә асфальтка рәсем ясау, «Туган ягым турында йөз сорау» исемле туган якны өйрәнү викторинасы, «Татарстан – минем туган ягым» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр. Чара барышында балалар республика тарихы белән таныштылар. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International