ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар!  «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ннән Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында  кисәтү килде.

2024 елның 3 маеннан 8 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның янгын куркынычы югары булачак.

2024 елның 2 мае 22.00 сәгатьтән 3 мае 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында  кисәтү

2024 елның 3 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән туфракта кырау һәм һава температурасы 0..-2˚, юлларның аерым участокларында бозлавык, тайгалак барлыкка килергә мөмкин; 

 - төнлә һәм көндез явым-төшем, күбесенчә, юеш кар һәм кар рәвешендә, күрү мөмкинлеге 1- 2 км кадәр начарлана, бозлавык, төньяк-көнбатыштан төнлә 15-18 м/с тизлектә көчле җил, көндез 17- 22 м/с.

8 майда "Ел эшмәкәре.Алтын йөзлек-2024 " конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана.  

Алабугада "Алга! Киттек!" республика форумында  400гә якын катнашучы җыелды.

Сезне җәйге сезонны безнең Экстрим паркта ачарга чакырабыз

Менделеевскида бакча җәмгыятьләренә автобус йөри башлады.

"Фаворит" спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Алина Нефедованы 6 яшькә кадәрге атларда 100 см биеклектәге киртәләрне сикереп, Татарстан Республикасы Чемпионатында мактаулы өченче урынны яулавы белән котлыйбыз. Бу бик яхшы казаныш!

"Батыр" спорт мәктәбенең спорт сараенда 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар командалары арасында «Батыр " спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча ачык турнир" узды.

 Менделеевск командасын «Буыннар бәйләнеше» («Связь поколений») компьютер күпбәйгесе буенча республика чемпионатында җиңү белән котлыйбыз.


1
май, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 3-5 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының шактый начарлануы турында консультация

3-5 майда Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы төньяк һава агымнары белән циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Температура фоны шактый түбәнәячәк, явым-төшемнәр вакыт-вакыт кар рәвешендә билгеләнәчәк. Җомга, 3 майда һәм шимбә, 4 майда явым-төшем урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар формасында фаразлана;  күз күреме начарланачак. Шулай ук төньяк-көнбатыш җиле көчәячәк, урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил тәшкил итәчәк. Төнлә температура 3 майда 0..+2°, урыны белән һавада һәм туфракта 0..-3°, 4 майда температура урыны белән төнлә 0..-5°.ка кадәр төшәчәк..  Көндез температура +3...+8°тан артмаячак.  Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Якшәмбе, 5 майда, төнлә, явымсыз, көндез урыны белән яңгыр ява. Төнлә температура +1дән -4° га кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +6..+11°ка кадәр җылыначак.. Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда да салкын һава торышы сакланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International