Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 30 июлендә төнлә урыны белән яшен, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил көтелә.
«Пенсияләрне билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 03.10.2018 ел, №350-ФЗ Федераль закон озак вакытлы хезмәт стажы булган гражданнарга вакытыннан алда пенсия алу хокукын кертә. 2019 елдан лаеклы ялга 42 елдан ир-атлар өчен (60 елдан да иртәрәк түгел), 37 ел стажлы хатын-кызлар өчен (әмма 55 елдан да иртәрәк түгел) гомуми кабул ителгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк чыгарга мөмкин.
Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) дәүләт софинанславы программасында катнашучыларны ел азагына өстәмә иминият взносларын (алга таба – ДСВ) түләмәүне кичектермәскә, ә түләүләрне даими, яхшырак - ай саен кулай сумма белән башкарырга чакыра.
2021 елның 1 июленнән пенсия һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләрендә бары тик «МИР» түләү системасының банк карталарына гына күчерелә.
Республикада төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенда 693 юл сервисы объекты урнашкан һәм эксплуатацияләнә, шуларның 502се - 70% тан артыгы, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча аларга куелган таләпләргә туры килми.
Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
14 августта Менделеевскида Шәһәр көнен билгеләп үтәчәкләр.
Сәйтәк авыл клубы 25 июль көнне, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, балалар өчен «рус халык уеннары дөньясы» дигән күңел ачу чарасы үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 июлендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бүген «SUPER Поколение» үсеш үзәгендә «Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен юлларда балаларның куркынычсыз тәртибе» темасына әңгәмә узды.