ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә.

27 февраль көнне 1 нче урта мәктәптә «Ягез әле, егетләр! " хәрби-спорт эстафетасы узды.

Монай авыл мәдәният йортында керәшен мәдәнияте фестивале булды.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Фотима Мирзоева әлеге чарага хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны безнең районнан гына түгел, Яр Чаллы, Мамадыштан да чакырды.

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 7 нче мәктәптә батырлык дәресе үткәрелде.

26 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Минем әти – иң яхшы дустым» конкурс-уен программасы булып узды. Анда төрле бүлек укучылары үзләренең әтиләре белән бергә катнаштылар.

Балалар сәнгать мәктәбе фойесында рәсем сәнгате бүлегенең 3-4 сыйныф укучылары эшләре күргәзмәсе ачылды.                     

 Анда безнең өлкән сыйныф укучыларының рәсем сәнгате, станоклар һәм дизайн композицияләре буенча иң яхшы эшләре тәкъдим ителгән.

«Солдат шуклыклары» - шундый исем астында балалар китапханәсендә 1 «В» һәм 1 «Г» сыйныф укучылары өчен уен-викторина үткәрелде (җитәкчеләре Мөхәммәдиева Т. В., Бузаджи Г. Н.).

25 февраль көнне Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова, Менделеев районы руслар автономиясе җитәкчесе Алла Затирко ,марилар автономиясе җитәкчесе Геннадий Мальгин  Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы утырышында катнаштылар. Чара барышында ел нәтиҗәләренә йомгак ясадылар һәм 2019 елга план төзеделәр. Утырышта “Марийская восьмерка” грант проекты буенча Г.Мальгин чыгыш ясады.

2019 елның 10 мартында  17.00  сәгатьтә  яшьләр эстрада сәнгате “Созвездие- Йолдызлык” XIX  Ачык Республика телевизион фестиваленең   Гала-концерты узачак. Теләүчеләрне көтеп калабыз. Билет бәясе 200 сум.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International