Тихоново авылы тарихы

Тихоново авылы тарихы

Тойма елгасы үзәнлегендә Пустобаево авылы урнашкан, ул 1982 елга кадәр шулай дип аталган. Тарих фәннәре кандидаты Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты раславынча, Пустобаево җәмгыяте 17 гасырның икенче яртысында Алабуга шәһәреннән чыккан кешеләр тарафыннан нигезләнгән. Җәмгыятькә нигез салынуның төгәл датасы билгеле  түгел, ләкин 1781 елның статистик отчетларында  Пустобаево авылы телгә алына: Пустобаево авылына Поспелово авылыннан 6 җан, Мальцево авылыннан 22 җан чыккан, җан санына ир-ат җенесеннән генә булганнар кертелгән. Шулай ук иң борынгылардан Сарали, Чаллы, Пустобаево, Моркваши һәм Ананьино авыллары санала. Статистик мәгълүматларга караганда, 1878 елга   җәмгыяттә 364 ир-ат санала.

Пустобаево авылының килеп чыгышы турында өч риваять бар:

Беренче риваять:

Бу җирләр Алабуганың вак сәүдәгәре Пустобаевныкы булган имеш, әмма архивта  халыкның төрле катламнары турындагы гражданнар исемлегендә  Алабуга өязенең танылган кешеләре арасында андый фамилияле кеше табылмаган

Икенче риваять:

Ниндидер сәүдәгәргә, Боровецкое авылына шушы авыл территориясе аша барырга киңәш иткәннәр, ләкин бу юл ат өчен фаҗигале булып чыга. Шуннан соң сәүдәгәрнең җиңел  кулыннан бу урыннарны Пустобаево дип атый башлыйлар, димәк, бушка сөйлиләр.

Өченче риваять

 Бу җирләрдә үзен бай хуҗа дип күрсәткән ярлы кеше яшәгән. Беркөнне берничә кеше аның торагына килеп керәләр. Ярым җимерек хәлдәге җир астына кереп казылган өен, шунда ук кәҗә һәм сарык та асравын күреп, алар бик гаҗәпләнәләр. Кешеләр аның «бушбай» дигән кушамат тагалар. Җирлекне  акрынлап яшәрлек хәлгә китерәләр, кешеләр яши башлый, әмма авылны элеккечә Пустобаево дип атыйлар.

  Авыл тарихы 1862 елдан башлап документларда яктыртыла, Изге синод указы буенча тәреле дога йорты эшли башлаган, аны 1863 елның 17 ноябрендә могҗиза күрсәтүче Тихон Амафунтский көнендә изгеләштергәннәр. Шуннан соң авыл Тихоново дип атала башлый. Таш чиркәү 1866 елда төзелә башлый һәм 1872 елда төзелеп бетә. Тихоново составына якындагы Голодаево, Богатый Лог, Моркваши, Поспелово, Затон авыллары керә. Тихоново ул заманнарда иң зур авыл булган. 1873 елда мәхәллә кешеләре акчасына таштан манара белән тимер түбәле, таш койма, тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган чиркәү төзелгән.

Тихоноводагы мәктәп дүртеллык була, балаларга колхозда эшләргә туры килә, чөнки Татариядә ачлык-ялангачлык була, бик күп кешелә үлә.

Тихоновода күмәкләштерү 1929 елның язында башлана, 7 күмәк хуҗалык барлыкка килә, күмәкләштерү дәвам итә һәм акрынлап барысы «Восход» күмәк хуҗалыгына берләшәләр, аның беренче рәисе Архип Маркелович Новожилов була. 1930 елдан комсомоллар барлыкка килә, 1931 елда беренче пионер оешмасы төзелә, 1929 елдан кулакларны сөрү, хәлле крестьяннарга каршы көрәш башлана, 12 гаиләне Магнитогорскига, Ярославль өлкәсенә җибәрәләр. 

1920 елны көчле янгында 42 йорт янып бетә, юкка чыккан җирнең мәйданы 3000 гектар тәшкил итә, авыр эшкә атлар һәм үгезләрне җигәләр. 1937 елда беренче «универсал» тракторы, ә 1939 елда беренче полуторка колхозга   кайта,  һәм шул ук елны фин сугышына алына.  Уңышны кул белән җыеп алалар, таң атканчы эшлиләр, ләкин шулай да кич белән яшьләр рәхәтләнеп күңел ачалар һәм гармунга бииләр.

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. 8278 бондюглылар  фронтка киткән, шуларның 5123 әйләнеп кайтмый. Тихоново авылыннан сугышка киткән халыкның төгәл санын атау мөмкин түгел, чөнки Тихоново авылы 2-3 тапкыр юкка чыга һәм торгызыла, авыл Советы бинасы гына да ике тапкыр яна. Хәрби комиссариатта шулай ук сугышка китүчеләр   саны күрсәтелмәгән. (авылда дүрт йөздән артык хуҗалык булган)

Мәктәпнең туган якны өйрәнүчеләр эзләнүләре нәтиҗәсендә, Ватанны саклап яу кырында ятып калган 102 тихоновлының фамилияләре мемориаль тактада язылган. Тихоновлылар арасында Советлар Союзы Геройлары юк, әмма аларның һәркайсы хөкүмәт бүләкләре, орденнар, медальләр һ.б. белән бүләкләнгән.

1941 елның ноябрендә Тихоновога блокададан эвакуацияләнүчеләр, Ленинград балалары, Овруч шәһәреннән балалар кайтарыла. Эвакуацияләнүчеләр арасында литвалы Альберт Казимир улы Кулеша да булып чыга. Аның җитәкчелегендә 4 ташлы су тегермәне төзелә, арпа, солы һәм карабодайны киптерү һәм ярдыру эшләре алып барыла.

1945 елда сугыш тәмамлана, авылга армиядән демобилизацияләнгәннәр кайта, авыл яңадан торгызыла, төзелә, колхоз фермалары һәм шәхси хуҗалыклар да тулылана башлый.

1949 елда Тихоновлылар Тойма елгасында электростанция төзергә карар кылалар, барлык эшләр дә диярлек кулдан башкарыла, әмма язгы ташу төзелгәннең барысын да агызып китә.

1950 елдан 1963 елга авыл, Голодаево, Богатый Лог, Моркваши авылларын берләштереп, Киров исемендәге колхоз дип үзгәртелә, 1963 елдан 1969 елга Тихоновога Поспелово авылында яшәүчеләр һәм «Волна революция» колхозы кушыла. Ләкин шулай да колхозчыларга яшәү җиңел булмый һәм ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгының 1969 елның 14 февралендәге карары белән авыл территориясендә «Тойминский» җәнлек совхозы оештырыла, директор итеп Наил Ясави улы Юнысов билгеләнә.

Авылның үсешендә 1979 елда совхоз директоры булып эшләгән Вячеслав Васильевич Науменко өлеше зур. 1500 баш ана чәшке  китерелә, соңрак төсле чәшкеләр дә өстәлә, 100 баш сыер кайтарыла, 600 баш куянга исәпләнгән ферма тйзелә.

Хуҗалык югары нәтиҗәләргә ирешә, Алабуга районында призлы урыннар ала. 1972 елда терлек сую пункты, контора, ашханә, 16 фатирлы йорт, 25 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырыла. 1975 елдан 1978 елга кадәр сугым пункты, бригада йорты, 4 ике фатирлы йорт төзелә, балалар бакчасы зурайтыла һәм файдалануга тапшырыла. Җәнлекләрнең баш саны 10 000 башка кадәр арткан, нутрия кайтарылган, 1980 елда 300 урынга исәпләнгән клуб төзүгә керешәләр, авыл юлларын һәм фермага юл салалар, икенче котельный, ягулык-майлау склады, ашлык склады һ. б. төзиләр. Бәрәңге утыртуны, авыл халкын транспорт чаралары белән тәэмин итүне «Тойминский» җәнлек совхозы үз өстенә ала.

Базар мөнәсәбәтләренә түзә алмыйча, 1996 елда совхоз бөлгенлеккә төшә, әмма Тихоновода халык тормышы өчен шартлар тудырылган: мәктәп, балалар бакчасы, авыл китапханәсе, мәдәният йорты, кибетләр, почта, яңа ФАП.

Әкияти матур борынгы Тихоново авылы, Камага коя торган Тойма елгасы буенда уңайлы урында урнашкан. Таныклы бөек рус рәссамы И.И. Шишкин  «Алабуга янында Изге чишмә» (хәзерге вакытта «Түбән Кама»милли паркы) картинасында авыл янындагы матур наратлык ландшафтын чагылдырган.

2003 елда Тихоново авылының 140 еллыгын билгеләп үттеләр.

Авылыбызга озын гомер телибез, ул картада гына түгел, ә район, шулай ук Татарстан Республикасы хезмәтчәннәре арасында да танылсын иде.

Соңгы яңарту: 2022 елның 8 феврале, 09:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International