Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 18.08.2018 елгы 518 нче номерлы карары

06.10.2003 елгы № 131 - ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законына, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 46 статьясы белән,  Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Уставына, халык алдында тыңлаулар оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәгә таянып, Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты

Карар кыла:

 

  1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы "Менделеевск шәһәре" муниципаль берәмлегенең генераль планы буенча ачык тыңлауларны 2018 елның 18 сентябрендә 16 сәг. 00 мин. Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының административ бинасында түбәндәге адрес буенча үткәрергә:  Менделеевск шәһәре, Фомина урамы, 7-нче йорт.
  2. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән ачык тыңлауларны оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча, киләсе составындагы комиссия төзергә:
  • Хабиров Р.З. - Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура, төзекләндерү һәм инфраструктураны үстерү бүлеге начальнигы, комиссия рәисе;
  • Захарян А.А.– Менделеевск муниципаль районы «инвестиция һәм инфраструктура үсеше белән идарә итү бүлеге” муниципаль автоном учреждениесе җитәкчесе;
pdf
Скачать текст
PDF, 190.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International