Карар №544 "Менделеевск шәһәре территориясендә күмү эшләре мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәтне сайлап алу буенча ачык конкурс үткәрү турындагы нигезләмәне раслау хакында"

2006 елның 26 июлендәге «Көндәшлекне яклау турында» 135-ФЗ номерлы Федераль закон, 1996 елның 12 гыйнварындагы «Җирләү һәм күмү эше турында» 8-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына таянып, ритуаль хезмәт күрсәтүне оештыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты,

Карар кылды:

  1. Менделеевск шәһәре территориясендә күмү эшләре мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәтне сайлап алу буенча ачык конкурс үткәрү турындагы нигезләмәне кушымта буенча расларга.
  2. Менделеевск шәһәре территориясендә күмү эшләре мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәтне сайлап алу буенча ачык конкурсның комиссия әгъзаларын 2-нче номерлы кушымта буенча билгеләргә.
  3. Бу карарны «Менделеевск яналыклары» газетасында, Менделеевск муниципаль районы рәсми сайтының http://.mendeleevsk.tatarstan.ru «Норматив документлар» бүлегендә һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырырга.
  4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Р.С. Гришинга тапшырырга.
pdf
Скачать текст
PDF, 394.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International