Карар №552 "Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планы проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү турында"

06.10.2003 елгы № 131 - ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында " федераль законына, Россия Федерациясе “Шәһәр төзелеше” кодексының 46 статьясына, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына, Халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты

Карар кылды:

  1. Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының административ бинасында 2018 елның 8 октябрендә 16 сәг. 00 мин. түбәндәге адрес буенча: Менделеевск шәһәре, Фомина урамы, 7-нче йорт,  «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планы проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрергә.
  2. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән мәсьәлә буенча гавами тыңлаулар оештыру һәм уздыру өчен түбәндәге составта комиссия төзергә:
  • Хабиров Р.З. - Башкарма комитетының архитектура, төзекләндерү һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе, комиссия рәисе;
  • Захарян А.А. - Менделеевск муниципаль районының муниципаль автоном учреждениесе “Инвестиция һәм инфраструктура үсеше идарәсе” башлыгы;
  • Антановская Н.И.  - Менделеевск муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе (килешү буенча).
  1. 2018 елның 7 сентябреннән 7 октябренә кадәр “Менделеевск шәһәре” муниципаль берәмлеге генераль планы проекты материаллары экспозициясен Башкарма комитетының архитектура, төзекләндерү һәм инфраструктура үсеше бүлегендә түбәндәге адрес буенча оештырырга: 432650, Татарстан Республикасы, Менделеевск шәһәре, Фомина урамы, 19-нчы йорт (3-нче кат).
  2. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән мәсьәлә буенча язмача тәкъдимнәр һәм искәрмәләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә (җибәрелә): 432650, Татарстан Республикасы, Менделеевск шәһәре, Фомина урамы, 19-нчы йорт (Башкарма комитетының архитектура, төзекләндерү һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Р.З.Хабиров исеменә).
  3. Бу карарны Менделеевск муниципаль районы рәсми сайтының http://.mendeleevsk.tatarstan.ru «Норматив документлар» бүлегендә бастырырга.
  4. Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 18.08.2018 елгы, № 518 карары үз көчен югалткан дип санарга.
  5. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура, төзекләндерү һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Р.З.Хабировка тапшырырга.
pdf
Скачать текст
PDF, 204.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International