Карар №469 "Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 16 мартындагы 154 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында "

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясы нигезендә Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР ИТӘ:

 

1. Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 16 мартындагы 154 номерлы карары белән расланган Менделеевск муниципаль районының «Химик» спорт-сәламәтләндерү комплексының муниципаль бюджет учреждениесе физик һәм юридик затларга күрсәтелә торган түләүле хезмәтләргә бәяләр прейскурантын үзгәртергә һәм кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә

2. Әлеге карарны Менделеевск муниципаль районының mendelevsk.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырырга һәм Татарстан Республикасының Хокук мәгълүматы порталында бастырып чыгарырга..

3. Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 16 мартындагы 154 номерлы карарының 1 пунктындагы 3 абзацын үз көчен югалткан дип санарга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәфәргалин Айдар Нәгыйм улына йөкләргә.                 

 

 

 

 

Җитәкче                                                                                   Хамматов А.З.                                                 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 119.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International