Карар №483 "Менделеевск муниципаль районы территориясендә эпизоотиягә каршы җыелма мобиль отряд төзү турында"

1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» законы, 1999 елның 30 маендагы № 52-ФЗ номерлы «Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында»гы Федераль закон нигезендә, кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч авыру учакларына каршы көрәш һәм профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР ИТӘ:

1. Менделеевск муниципаль районы территориясендә эпизоотиягә каршы җыелма мобиль отряд оештырырга.

2. Расларга: 

– Менделеевск муниципаль районының (алга таба - Отряд) эпизоотиягә каршы җыелма мобиль отряды турында нигнезләмәне (1 нче кушымта);

- отрядның оештыру - штат структурасын (2 нче кушымта);

- отрядның микъдар составын (3 нче кушымта);

- отряд составына кертелә торган автомобиль техникасы исемлеген (4нче кушымта);

– төркем командирларына эш һәм эш вакытында хәбәр итү схемасын (5 нче кушымта);

- отряд төркемнәренең командирларын хәбәр итү һәм җыю буенча район дәүләт ветеринария берләшмәсенең кизү торучы инструкциясен (6 нчы кушымта).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәфәргалин Айдар Нәгыйм улына йөкләргә..\

 

Җитәкче                                                                                                 Хамматов А.З.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 619.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International