Карар №574 "«Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында 2019-2021 елларга яшьләргә патриотик тәрбия бирү» программасына үзгәрешләр кертү турында"

«2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында яшьләргә патриотик тәрбия бирү» программасын тормышка ашырудан көтелгән нәтиҗәләргә төзәтмәләр кертү белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР ИТӘ:

        1.        Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының «2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында яшьләргә патриотик тәрбия бирү» район программасын раслау турында «2018 елның 14 декабрендәге 833 номерлы карары белән расланган «2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында яшьләргә патриотик тәрбия бирү» (алга таба-Программа) программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

        1.1. Программаны гамәлгә ашырудан көтелгән нәтиҗәләрне түбәндәге эчтәлекле абзац белән тулыландырырга:

 

         "Программаның максатчан күрсәткечләренең әһәмияте»

 

№ п/п

Максатчан күрсәткечләрнең исеме

Үлчәү берәмлеге

2018

2019

2020

2021

1

Хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтләрдә торучы вәкилләр өлеше (14-18 яшь)

 

%

32,4

33

34

35

2

Патриотик юнәлештәге оешмалар саны

Берәмлек

5

5

6

6

3

Муниципаль дәрәҗәдә Хәрби-патриотик слетта катнашучылар саны

Берәмлек

119

130

140

150

 

           2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында mendeleevsk.tatarstan.ru һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында бастырырга. 

           3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Н. Сәфәргалинга йөкләргә.

 

 

 

 

 

       Җитәкче                                                                           Хамматов А.З.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 156.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International