«2019-2021 елларга район яшьләре» программасын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләүгә төзәтмәләр кертү белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР ИТӘ:
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының «2019-2021 елларга район яшьләре» максатчан программасын раслау турында «2018 елның 14 декабрендәге 834 номерлы карары белән расланган «2019-2021 елларга район яшьләре» программасына (алга таба - Программа) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген бәяләүнең 7 бүлеген түбәндәге эчтәлекле абзац белән тулыландырырга:
«Программаның максатчан күрсәткечләренең әһәмияте»
|
№ п/п |
Максатчан күрсәткечләрнең исеме |
Үлчәү берәмлеге |
2018 |
2019 |
2020 |
2021 |
|
1 |
Яшьләр сәясәте учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр саны |
кеше |
1042 |
1063 |
1075 |
1090 |
|
2 |
Конкурсларга бирелгән гаризалар саны (грантлар) |
Берәмлек |
5 |
6 |
7 |
8 |
|
3 |
Яшьләр берләшмәләре саны |
Берәмлек |
8 |
10 |
11 |
14 |
1. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында mendeleevsk.tatarstan.ru һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында бастырырга.
2. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Н. Сәфәргалинга йөкләргә.
Җитәкче Хамматов А.З.