Карар №616 "Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында спорт чараларын, укыту-тренировка җыеннарын һәм физик культура һәм спорт буенча башка чараларны үткәрүгә чыгым нормаларын раслау турында"

Менделеевск муниципаль районында физкультура һәм спорт-массакүләм чараларын уздыруга бюджет акчаларын рациональ һәм нәтиҗәле файдалану, республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда район спортчыларын һәм җыелма командаларын уңышлы әзерләү һәм чыгышлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 21 сентябрендәге 868 номерлы «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чаралары календарь планына кертелгән физкультура-савыктыру, спорт һәм тренеровка үткәрү чыгымнары нормаларын раслау турында» 2015 елның 18 мартындагы 160 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 21 сентябрендәге 868 номерлы карарына таянып, Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

1. Расларга:

- 1 нче кушымта нигезендә физкультура-сәламәтләндерү, спорт һәм тренировка чараларын үткәргәндә спортчыларны, тренерларны һәм белгечләрне тукландыруны тәэмин итү чыгымнары нормалары;

- 2 нче кушымта нигезендә спортчыларны, тренерларны һәм физкультура-сәламәтләндерү, спорт һәм тренеровка чараларында катнашучыларны яшәү урыны белән тәэмин итү чыгымнары нормалары;

- 3 нче кушымта нигезендә спорт чараларына хезмәт күрсәткән өчен спорт судьяларына түләү чыгымнары нормалары;

- 4 нче кушымта нигезендә фармакология, торгызу чаралары, витаминлы һәм аксым-глюкозлы препаратлар, гомуми дәвалау билгеләнешендәге медикаментлар һәм спорт чараларында катнашучылар өчен бәйләү материаллары белән тәэмин итүгә чыгымнар нормалары;

- 5 нче кушымта нигезендә спорт чараларын үткәргәндә истәлекле бүләкләр алуга чыгымнар нормасы;

- 6 нчы кушымта нигезендә төрле дәрәҗәдәге спорт чараларында катнашучыларны автотранспорт белән тәэмин итү чыгымнары нормалары;

- 7 нче кушымта нигезендә спорт һәм тренеровка чараларын үткәргәндә спорт корылмаларыннан файдаланган өчен аренда түләве чыгымнарын каплау нормалары;

- 8 нче кушымта нигезендә электрон-техник җиһазлар, контроль-үлчәү приборлары белән тәэмин итү хезмәте күрсәтү бәясе;

- 9 нчы кушымта нигезендә физик культура һәм спорт-массакүләм чараларга хезмәт күрсәткән өчен административ-хуҗалык һәм хезмәт күрсәтүче персоналга түләү чыгымнары нормалары;

2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

 

Җитәкче                                                                                          Хамматов А.З.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 262.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International