«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 02 ноябрендәге 880 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 16 сентябрендәге 834 номерлы карары «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» нигезендә һәм «Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары системасын эшләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 16 июнендәге 310 номерлы карарының үз көчен югалтуын тану хакында
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районы территориясеннән авиация эшләрен, парашют сикерүләрен, һава судноларының демонстрацион очышларын, пилотсыз очу аппаратларын очышларын, бәйләнгән аэростатларны күтәрү өчен рөхсәтләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга (кушымта).
2. Район Советының Мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү бүлегенә әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән административ регламентны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында www.mendelevsk.tatar.ru һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштыруны тәэмин итәргә тәкъдим итәргә.
3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 18 февралендәге 82 номерлы «Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районы территориясеннән авиация эшләрен, парашют сикерүләрен, һава судноларының демонстрацион очышларын, пилотсыз очу аппаратларын очышларын, бәйләнгән аэростатларны күтәрү өчен рөхсәтләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга» карарын үз көчен югалткан дип танырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.
Җитәкче Хамматов А.З.