Карар №682 "Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының"

«Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 02.07.2013 ел, №176-ФЗ Федераль закон һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 7 һәм 46 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм норматив хокукый актларга экспертиза ясау мәсьәләләре буенча» нигезендә, шулай ук «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 10.05.2014 №30-3PT Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 30 июлендәге 472 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы муниципаль норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Нигезләмәнең 1 бүлегенең 7 пунктындагы 2 пунктчасында «Свердловск өлкәсе» сүзләрен «Татарстан Республикасы» сүзләренә алмаштырырга;

1.2. Нигезләмәнең 2 бүлегенең 10 пунктындагы 1 пунктчасында «профильле» сүзен «вәкаләтле» сүзенә алмаштырырга;

1.3. Нигезләмәнең 2 бүлегенең 12 пунктын түбәндәге эчтәлекле 18 пунктчасы белән тулыландырырга:

«18) Акт проектларының конкуренция торышына йогынтысын анализлау.»;

1.4. Нигезләмәнең 3 бүлегенең 13 пунктында «профильле» сүзен «вәкаләтле» сүзенә алмаштырырга;

1.5. 4 бүлеккә түбәндәге эчтәлекле 25 пункт өстәргә:

«25. Әгәр акт проектын эшләүче муниципаль норматив хокукый акт проектының җайга салу йогынтысын бәяләү турындагы бәяләмә белән килешмәсә, җайга салу, үзара кабул ителә торган карар эзләү максатында, аның җитәкчеләре белән фикер алышу ярдәмендә башкарыла. Шуңа бәйле рәвештә Килешү киңәшмәсе Беркетмәсе рәсмиләштерелә, ул акт проектына кушыла һәм аны эшләүче җитәкчесе һәм Вәкаләтле бүлекчә җитәкчесе кул куя».

2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында урнаштырырга һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм эшкуарлыкка ярдәм итү бүлегенә йөкләргә.

 

 

 

 

Җитәкче                                                                                                      А.З.Хамматов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 151.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International