Карар №684 "Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы муниципаль учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын төзүнең һәм раслауның якынча тәртибен раслау турында"

Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлен камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2010 елның 08 маендагы 83-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы карамагындагы дәүләт учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын төзүнең һәм раслауның якынча тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 09 октябрендәге 772 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты

КАКР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы муниципаль учреждениеләре финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын төзүнең һәм раслауның якынча тәртибен расларга.

2. Менделеевск муниципаль районы Советының мәгълүмат технологияләре белән тәэмин итү бүлегенә (Талевнин А.В.) әлеге карарны «Интернет» челтәрендә районның рәсми сайтында www.mendeleevsk.tatar.ru урнаштыруны һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштыруны тәкъдим итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.

 

 

 Җитәкче                                                                                             А.З.Хамматов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 382.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International