Карар №40 "Менделеевск муниципаль районының алкоголь базары торышын җайга салу буенча координация советының эш планын һәм составын раслау турында "
Менделеевск муниципаль районында лицензияле алкоголь продукциясен, шул исәптән Татарстан Республикасы алкоголь продукциясен реализацияләүне арттыру максатларында Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
- Менделеевск муниципаль районының алкоголь базары торышын җайга салу буенча координация советы составын расларга (1 нче кушымта).
- Менделеевск муниципаль районының алкоголь базары торышын җайга салу буенча координация советы турындагы Нигезләмәне расларга (2 нче кушымта).
- Менделеевск муниципаль районының алкоголь базары торышын җайга салу буенча координация Советының эш планын расларга (3 нче кушымта).
- Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 24 июлендәге 461 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
- Әлеге карарны Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru һәм Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында www.mendelevsk.tatarstan.ru «Документлар» бүлегендә бастырып чыгарырга.
- Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.
Җитәкче вазыйфаларын башкаручы Р.А.Абдуллин
pdf
Скачать текст
PDF, 126.8 Кб