Карар №89 "«2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Менделеевск муниципаль районының шәһәр Советы КАРАР ИТТЕ:

1. Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында» 2018 елның 17 декабрендәге 68 номерлы шәһәр советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

  1. 1 нче статьяның 1 нче пунктында

1 нче пункчада «55185,16147» санын «57506,92143» алмаштырырга;

2 нче пункчада «57084,77139» санын «60129,61033» алмаштырырга;

3 нче пункчада «1899,60992» санын «2622,6889» алмаштырырга;

«2019 елга Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә;

  1. 5 нче статьяда:

«2019 елга Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» бюджеты керемнәре күләме» 2 нче кушымтада яңа редакциядә бәян итәргә;

5 нче кушымтада 1 нче таблицаны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетының бюджет ассигнованиеләрен 2019 елга бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары (эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре), чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» яңа редакциядә бәян итәргә;

6 нчы кушымтада 1 нче таблицаны «2019 елга Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» яңа редакциядә бәян итәргә.

 

Шәһәр Советы рәисе                                                             В.С. Чершинцев

pdf
Скачать текст
PDF, 412.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International