«Аммоний» АҖ беренчел профсоюз оешмасының үтенечнамәсен һәм аңа тәкъдим ителгән материалларны карап, 2019 елның 05 августындагы 1 нче номерлы «Менделеевск муниципаль районының мактаулы гражданы» исемен бирү турындагы тәкъдимнәрне карау комиссиясе карары нигезендә
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:
Бию сәнгатен үстерүгә һәм киң популярлаштыруга, халыкларның күпмилләтле һәм мәдәни мирасын саклап калуга һәм арттыруга, районның сәяси тормышында актив катнашуы өчен, «Менделеевск муниципаль районының мактаулы гражданы» исемен бирергә
- Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы «Шаян» җитәкчесе Нәкыя Шамил кызына;
- Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре, «Кристалл» эстрада биюе Халык ансамбле җитәкчесе Анна Александр кызына.
Менделеевск муниципаль районы
Советы рәисе Чершинцев В.С.