Карар №210 "Менделеевск районы территориясендәге 1901 нче сайлау участогының участок комиссиясе составы резервына билгеләү өчен кандидатура тәкъдим итү турында"

2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 22 һәм 27 статьялары, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2012 елның 5 декабрендәге 152/1137-6 номерлы карары (01.11.2017 № 108/903-7 редакциясендә) белән

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

  1. 1 нче кушымта нигезендә Менделеевск районы территориясендәге 1901 нче сайлау участогының участок комиссиясе составы резервына билгеләү өчен кандидатура тәкъдим итәргә.
  2. Менделеевск муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны Менделеевск районының Территориаль сайлау комиссиясенә 2019 елның 08 августына кадәр тапшырырга.

 

 

Менделеевск муниципаль районының

Совет рәисе                                                                       Чершинцев В.С.

pdf
Скачать текст
PDF, 156.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International