Карар №224 "Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен Менделеевск муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибе хакында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы нигезендә

 

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен Менделеевск муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибен (1 нче кушымта) расларга.
  2. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен Менделеевск муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына субсидияләр бирү турында Килешү формасын расларга (2 нче кушымта)

3. Карар 2019 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләре буенча үз көченә керә.

4. Әлеге карарны хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru/» һәм Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында www.mendeleevsk.tatar.ru урнаштырырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы советының Финанс-бюджет мәсьәләләре буенча Даими комитетына йөкләргә.

 

Совет Рәисе                                                          Чершинцев В.С.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 214.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International