Карар №225 "Финанс белән тәэмин итү чыганагы максатчан билгеләнештәге субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Менделеевск муниципаль районы бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү максатлары, тәртибе һәм шартлары турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы нигезендә

 

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

 

1. Финанс белән тәэмин итү чыганагы максатчан билгеләнештәге субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Менделеевск муниципаль районы бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү тәртибен кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында htpp://pravo.tatarstan.ru «Менделеевск муниципаль районы» бүлегендә һәм рәсми сайтта www.mendeleevsk.tatarstan.ru урнаштырырга.

3. Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм Менделеевск муниципаль районы бюджетын төзегәндә һәм үтәгәндә барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла, 2020 елның 1 гыйнварыннан.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы советының Финанс-бюджет мәсьәләләре буенча Даими комитетына йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                  Чершинцев В.С.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 213.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International