Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 24 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2013 елның 06 октябрендәге 131-Ф3 номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Монаш авыл җирлеге Уставы нигезендә
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Монаш авыл җирлегенең генераль планын кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгарырга http://pravo.tatarstan.ru/ һәм Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында http://mendeleevsk.tatarstan.ru/ урнаштырырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Менделеевск муниципаль районы Советының икътисад, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм элемтә мәсьәләләре буенча даими комитетына йөкләргә.
Менделеевск муниципаль районы
Советы рәисе урынбасары Л.К. Галеева