Карар №239 "Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында"

Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең үз теләге белән отставкага китүе сәбәпле, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясы нигезендә, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы, Менделеевск муниципаль районы Уставының 46 статьясы нигезендә

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итәргә.

2. Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучылардан конкурска документлар кабул итүне 11.01.2020 дән 31.01.2020 гә кадәр шул көнне кертеп түбәндәге адрес буенча башкарырга: Менделеевск шәһәре, Фомин ур., 7 йорт, каб.№104, 8 дән 17 сәгатькә кадәр, көн саен, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш. 2-79-19 телефон.

3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында» 2019 елның 28 декабрендәге 180 номерлы карары белән билгеләнгән конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының 2014 елның 8 октябрендәге 260 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс уздыру тәртибе турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән срокларда Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатларны конкурс нигезендә сайлап алуны уздырырга һәм конкурс нәтиҗәләрен һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советына кандидатлар турында мәгълүмат бирергә тиеш..

4. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турындагы хәбәрне «Менделеевские новости» һәм «Менделеевск яналыклары» газеталарында бастырырга., Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт проектын Менделеевск муниципаль районы рәсми сайтында http://mendeleevsk.tatarstan.ru/ урнаштырырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галиева Ләйсән Камил кызына йөкләргә.

 

 

Совет рәисе                                                                                        В.С.Чершинцев

pdf
Скачать текст
PDF, 86.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International