Тойгуҗа авыл китапханәсе "Байкал-Себер энҗесе" экологик сәгате үткәрде. Россиядә Байкал күле көне быел 5-12 сентябрьдә билгеләп үтелә. Байкал күле-дөньядагы иң тирән күл һәм җир йөзендәге иң зур күлләрнең берсе. Көнчыгыш Себернең көньяк өлешендә, Бурятия Республикасы һәм Россия Федерациясенең Иркутск өлкәсе чигендә урнашкан. 1996 елдан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә керә. Байкал - уникаль урын, планетаның кабатланмас могҗизаларының берсе, чын мәгънәсендә Россиялеләрнең генә түгел, ә бөтен дөньяның табигый изге урыны. Чара барышында балалар Байкал күле турында кызыклы видео ролик карадылар, аннары китапханәче Байкалның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштырды, аның истәлекле урыннары һәм экологик проблемалары турында сөйләде. Валентин Распутинның "В тайге над Байкалом" әсәреннән өзек укыдылар. Байкал карт, аның кызы Ангара, егет Ениисей һәм Шаман-таш турындагы риваятьне зур игътибар белән тыңладылар

Соңгы яңарту: 2025 елның 10 сентябре, 11:39