Җәй акрын гына безнең белән хушлашырга җыена. Ә сез ял итәргә өлгерми калдыгызмы?! Аптырамагыз, сезнең карамакта бер атна вакыт бар. Һава шартларын да исәпкә алсак, нәкъ менә экскурсия өчен, иң кулай вакыт. Кая юл тотарга дисезме, ярдәмгә киләм. Һич тә икеләнмичә, Лаеш районында урнашкан"Семрук" поселыгына бара аласыз. Сезгә ул "Зөләйха күзләрен ача" фильмы аша таныш. Биредә табигать искиткеч матур: гүзәл Кама поселокның итәгендә генә, аның киңлекләре сихри дөнья кебек, андагы агачлар аеруча күркәм булып, саф һава белән бүлешәләр. Экскурсия- нибары 50 сум. Фильм геройлары эзенә басып йөрү дә күңелне колачлый, әйтерсең лә, алар каршыңа килеп чыгар кебек. Бүгенге читтән торып үткәрелгән экскурсия шул хакта.







Соңгы яңарту: 2020 елның 25 августы, 15:01