12 нче июнь Россия көне буларак исәпләнә. Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә әлеге бәйрәмне билгеләп үттеләр."Теремкәй" ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар өчен Фирдәвес Рәхмәтуллина кызыклы викторина үткәрде. Аннан соң балалар "Мин Россияне яратам" темасы астында асфальта рәсем ясадылар, бәхетле балачак илендә яшәүләре рәсемнәрдә чагылыш тапты. Кичә Россия гимнын күмәк җырлау белән тәмамланды.
Соңгы яңарту: 2019 елның 4 июле, 16:02