Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Песәй авылы үзешчәннәре 8 нче май көнне ут күршеләребез Тойгуҗа авылы халкына зур концерт тәкъдим итте. Җиңү бәйрәме алдыннан уздырылган әлеге чара тамашачылар күңелендә уңай кичерешләр генә калдырды. Авыл халкы, кайткан кунаклар һәр чыгышны алкышларга күмде. 12 нче май көнендә исә,"Күңелле ял итегез!" дип исемләнгән концерт программасы белән Алнаш районы Бакыр Заводы авылында чыгыш ясап, авыл халкының олы рәхмәт сүзләрен , изге теләкләрен ишетә алдык. Мәдәният йорты мөдире Лилия ханым артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм икенче концертлар сезоны башлангач, үзләре Песәй авылы халкы каршысында имтихан тотарга теләүләрен хәбәр итте. Ә без исә, мәдәният хезмәткәрләре, быелгы елда һәрбер чарада катнашкан үзешчәннәребезгә гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International