ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Ленинградның батыр халкы, 3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. Бу көн уңаеннан китапханәче Галимуллина Г.М. Камай авылы мәктәбендә “900 көнгә сузылган батырлык” исемле хәтер сәгате уздырды.

27 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Ленинград шәһәрен блокададан чыгару көне уңаеннан "Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады" дип аталган  тарихи сәгать үткәрделәр.

28 январь көнне Сәйтәк авыл клубы “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә күпләргә үзенең моңлы тавышы белән таныш булган авылдашыбыз , һәвәскәр җырчы Иван Качаев истәлегенә  “Авылыбыз  сандугачлары “ дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Атаклы рус рәссамы Иван Иванович Шишкин 1832 елның 25 гыйнварында туа.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International