Россия Соwbfkm фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе эш бирүчеләргә икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау кирәклеге турында искә төшерә

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Әлеге процедура оешманың быел нинди һөнәри куркыныч классын һәм мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары тарифын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Искәрмә булып икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау таләп ителмәгән шәхси эшмәкәрләр тора. 

Икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау өчен, иминиятләштерүчеләргә теркәлү урыны буенча Россия Социаль фондының территориаль бүлегенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау турында белдерү;

- белешмә-икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау;

- узган елгы бухгалтерлык балансына аңлатма язуының күчермәсе (иминиятләштерүчеләрдән тыш кече эшмәкәрлек субъектлары).

Мөһим! Әгәр иминиятләштерүчеләр әлеге документларны Россия Социаль фондының территориаль органына тапшырмаса, аларның эшчәнлеге юридик затны теркәү вакытында юридик затларның бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән һөнәри куркынычның иң югары классы булган икътисади эшчәнлек төренә кертеләчәк.

Документларны электрон формада дәүләт хезмәтләре порталы, махсус элемтә операторлары, шәхсән Россия Социаль фонды бүлекчәсенең клиент хезмәтләрендә, шулай ук Россия Социаль фонды сайтында иминиятләштерүченең шәхси кабинетында тапшырырга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны иминиятләштерүчеләр өчен Россия Социаль фонды төбәк контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 279-27-66.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International