«Атмосфера» гөмбәзендә «Талантлы әбиләр» сәнгать пенсионерлары клубының «Иҗатка мәхәббәт белән 10 ел» күргәзмәсе ачылды.

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

 Людмила Афанасьева җитәкләгән клубның юбилей очрашуында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева да булды.

"Мин сезнең атмосферага килеп кергәч,  тылсым дөньясына эләктем, һәрберегезне кочаклап алырга телим, чөнки сездән шундый игелек һәм җылылык бөркелеп тора. Сезнең кебек зур йөрәкле кешеләр генә шундый искиткеч әйберләр ясый ала. Шулай ук сезгә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчыларыбыз өчен челтәрләр үрүдә бик тә кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Эшегез өчен Сезгә түбән сәҗдә", - диде Ләйсән Камил кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International