Музей тупланмаларын ача

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бүген районның төбәк музеенда, Татарстан һәм Россия рәссамнары “Музей тупланмаларын ача” дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәне Яр Чаллы картиналар галереясе тәгъдим итте.

           Сәнгать -  чынбарлыкны тоя белергә өйрәтә, авторга үзенең күзаллаулары, кәефе, рухи күзаллаулары аша тышкы дөньясын халыкка җиткерергә мөмкинлек бирә. Нәкъ шуның өчен дә һәр рәссам – матурлык тудыручы, конкрет рәсемне генә түгел, бәлки карандаш, пумала, материал, чигү кирәк-яраклары ярдәмендә яңа тәгъдимнәр, уйлар булдыручы.

           Күргәзмә төрле жанрларда күрсәтелгән, шул исәптә кайнар эмалҗ техникасы да. Батик техникасы белән, бархатка төрле төсле ташлар белән чигелгән кызыклы эшләр бар. Аларда бу матур әйберләрне эшләүчеләрнең осталыгы, таланты һәм кулдан эшләнгән әйберләрнең зәвыклылыгы күренә.

           Күргәзмәгә район башлыгы Валерий Чершинцев килде. Үзенең чыгышында ул күргәзмәдәге эшләрнең кабатланмас, зәвыклы һәм авторларның үз эшләренең осталары булуын билгеләп үтте.

  • Менделеев һәм Яр Чаллы шәһәрләрен күптән инде тарихи, төбәк, сәнгать җепләре бәйләп тора. Киләчәк буын һәрьяклап акыллы булсын өчен, бу хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк,” – диде Валерий Чершинцев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International