15 май көнне Сәйтәк авыл клубында Халыкара гаилә көне уңаеннан Гаилә бәйрәме узды.

Бәйрәмдә Украинадан кайтып Сәйтәк авылында яшәп ятучы куп балалы Грибачевлар гаиләсе һәм авылыбызның төрле яшьтәге балалары катнашты. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. килгән кунаклар белән “Гаилә байлыклары” дигән темага әнгәмә уздырды. Әнгәмә барышында балалар гаиләләре , бер-берсенә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Куп балалы ана  Анна Валерьевна һәр баласының гадәтләре, тәртипләре белән уртаклашты. Соңыннан балалар өчен күңелле ярышлар, викторина, табышмакларга җаваплар эзләү, музыкаль хәрәкәтле  түгәрәк уеннары оештырылды. Өстәл театры аркылы әкиятләр тыңладылар. Балалар бар уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм программасы  балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелде. Иң кечкенә бәйрәмебез кунакларына да өлкәнрәкләр белән уйный алу мөмкинлеге бирелде.Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында тәмамланды.

Последнее обновление: 16 мая 2018 г., 10:15

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International