Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бәзәкә авылында, Чулман елгасы ярында матур чара булып узды. Һава шартлары «буранлап» каршы торса да, авыл халкының бэйрэм кәефен бозмады, ә киресенчә күбрәк хәрәкәтләнергә, биергә, күңел ачарга өндәде..png)
Мәдәният чараларында иң актив катнашучы кечкенә артистларыбыз, әтиләре, бабалары хөрмәтенә әзерләнгән матур биюләрен, җырларын бүләк иттеләр, шигъри котлауларын житкерделәр. Бигрәк тә, шушы көнне узенең туган көнен бәйрәм иткән булачак солдатыбыз Ахметшин Нәзил, 80 яшен тутырган бабасы хөрмәтенә багышлаган «Горурлыгым минем» шигыре көчле алкышларга күмелде.
.png)
.png)
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләребез тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган. Һәм шуңа күрә дә без бүген туган авылыбыз Бәзәкәдә,тынычлыкта,муллыкта, күңелле итеп яшибез.
.png)


Музыкаль котлау тәмамланганнан соң, бәзәкәлеләрне авылжирлеге башлыгы Розалия Насифуллина күмәк чаңгыда шуарга чакырды. Авылдашлар барысы да бик теләп сәяхәткә кузгалды.


Тәбигать кочагында авылдашларны, спорт сөючеләрне тагын бер матур сюрприз «каршы алды». Ир егетләребез, бу бәйрәм тагын да матур, истә калырлык булсын өчен, тәмле уха, кайнар чәй әзерләгәннәр иде.

Бөркет оча тауда, далада,
Һәм уяна бөркет бик иртә.
Шуңа күрә Ватан-ана да,
Кыюларны бөркет дип йөртә.
Бәзәкә бөркетләренә зур рәхмәт!

Менә шулай, түгәрәк өстәл артында дәвам итте бу бәйрәм!
Безнең Бәзәкә авылы ир - егетләре зур хөрмәткә, мактауга лаек, чөнки алар Ватанны саклаучылар!
Ватанны саклау ул – тыныч халыкның гомерен, Туган илнең намусын, горурлыгын, ныклыгын, бердәмлеген саклау.
Бәйрәмегез белән сезне,
Көчле, батыр абыйлар,
Әтиләр һәм малайлар,
Дәү әтиләр, бабайлар.
Бәхеттә, шатлыкта үтсен
Сезнең һәрбер көнегез.
Балаларыгыздан һәрчак
Тик игелек күрегез!
Последнее обновление: 25 февраля 2016 г., 08:42