Ел саен 29 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара бию көне билгеләп үтелә. Бию-иң борынгы сәнгатьләрнең берсе. Ул эмоцияләрне белдерүдә ярдәм итә, йолаларның бер өлеше булып тора, барлык мөһим вакыйгаларны билгеләп үтә. Һәр халыкның үз бию традицияләре булган. Халык тормышында милли традицияләрне саклауның әһәмияте һәм функциясе бик кыйммәтле. Бу халык тәҗрибәсен тапшыру формасы да, милли характер формалаштыру чыганагы да, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең бер чарасы да. 29 апрельдә Иске Гришкино авыл мәдәният йорты диварларында "Бигеш" керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Мария Япаева Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның биюләре буенча мастер-класс үткәрде. Һәрбер кеше Идел буе халыкларының бию традицияләре, стилистик үзенчәлеге, манерасы һәм хореографияне башкару характеры белән таныша алды.


Последнее обновление: 22 июня 2023 г., 19:02