12 октябрь көнне Сәйтәк авыл клубы мөдире Гизатуллина Ясминур Галиевна тормыш иптәше Ильгиз Гилязович белән Менделеев каласы Гассар исемендәге мәдәният сараенда узган “Әби белән бабай янәшә “ исемле район бәйгесендә катнашты. Бәйге өлкәннәр айлыгы кысаларында уздырылды. Оныклары Сафина белән Алия, кызлары Миләүшә ярдәмендә, гаилә барлык ярышларда да уңышлы чыгыш ясады һәм барлык чыгышны тамашачылар җылы каршы алдылар. Бәйгедәшләр бик көчле иде. Һәркем үзенең гаиләсен тырышып һәм иҗади яклады. Ә Гизатуллинар гаиләсе “Иң креатив бабай һәм әби” номинациясендә җиңү яуладылар.
Последнее обновление: 13 октября 2017 г., 15:44