Халыкара инвалидлар көне

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Ел саен декабрьнең беренче ункөнендә районда  Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Бүләк итәм йөрәк җылысын” исемле акция уздырылды.

Бу төркемгә кергән китап укучыларга иң матур теләкләр юлланды һәм кәгазьдән ясалган йөрәк бүләк ителде. Адәм баласына һәрчак нидер җитми, ашыга, тормыштан зарлана. Янәшәдә генә ярдәмгә мохтаҗларның моң-зарларын ишетми. Язмыш кимсеткән бу кешеләрнең яшәүләре зур батырлык. Аларны җылы караштан, җылы сүздән мәхрүм итмик. Сәламәтлекнең кадерен белеп, түземле, шәфкатьле булырга өйрәник.

  

Последнее обновление: 13 декабря 2017 г., 09:41

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International