Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Татар Тәкәше авылы клубында “Конституция һәм без” дип аталган мәгълүмати сәгать үткәрелде.

Клуб директоры А.Мусина бу бәйрәмнең килеп чыгуы, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган  хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында чыгышын презентация күрсәтеп алып барды. Чарада катнашкан авылдашлары викторина сорауларына җавап бирделәр. Ханымнар үзләрен рәсем сәнгатендә дә сынап карадылар.

Последнее обновление: 14 декабря 2017 г., 14:14

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International