Россия флагы көне уңаеннан Песәй авылы мәдәният йорты һәм китапханәсендә күңелле чаралар оештырылды. Китапханәче Розалия Яраханова балаларга Россиянең флагы тарихы турында күп кенә мәгълүматлар җиткерде, Флаг белән бәйле уеннар, мультфильмнар балаларның күңеленә хуш килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән викторина сораулары да кичәдә катнашучыларны уйланырга этәрде. Флагның төсләре нәрсә аңлатуын балалар тасвирлап бирә алдылар. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: аларның Россия флагы турындагы белемнәре тирәнәйтелде, әлеге кичә патриотик хисләр, Ватан белән горурлану кебек кыйммәтләрне барлауга зур этәргеч булды. Бәйрәм гимнны аягурә башкару белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)

Последнее обновление: 28 августа 2018 г., 09:34