Камай мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

30 нчы август көнне Камай мәдәният йортында республика көненә багышланган "Чәчәк ат, Татарстаным" исемле ял кичәсе уздырылды. Кичәдә Сәйтәк һәм  Иске Гришкин авылларының мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Концертны Ясминур Гиззатуллина алып барды. Ял концертын "Камай сандугачлары" ансамбле "Татарстан таңнары" дигән җыр белән башлап җибәрделәр. Виктор Япаевның дәртле җырлары, Мария Павлова башкаруындагы төрле халык биюләре тамашачыларга бик охшады. Сәйтәк авылыннан килгән Гиззатуллиннар гаиләсенең талантына тамашачы гашыйк булды. Бәйрәм концерты Япаева Лариса һәм  Зиннурова Сәрия башкаруында "Дусларым" җыры белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International