30 август көнне , Республика көнне уңаеннан , Сәйтәк авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре Камай Мәдәният йортында уздырылган “Чәчәк ат, Татарстаным!” исемле бәйрәм концертында катнаштылар. Концертта шулай ук Иске Гришкино һәм Камай авылы үзешчәннәре дә катнашты. Җырчылар Япаев В., Гизатуллина Я.,әниле-кызлы Гизатуллиналар, “Камай сандугачлары “ ансамбле һәм солистлары тамашачыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттелер. Биюче кызларыбыз тамашачылар хозурына төрле милләт биюләрен тәкъдим иттеләр. Концерт программасын алып барды Гизатуллина Я.Г.. Бәйрәм дустанә һәм җылы атмосферада узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)