Быелгы урып-җыю өчен шартлар кулай түгел: озакка сузылган яңгырлар һәм салкыннар культураларның соң өлгерүенә сәбәпче булды, урып-җыю башлануны тоткарлады. Әмма эшләре җайга куелган игенче Әһлиевлар хуҗалыгында урып-җыю уңышлы бара.
Фермерлар гаиләсе
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә моның шулай икәнлеген әйтә. Шушы көннәрдә Әһлиевлар крестьян-фермер хуҗалыгында булып, редакциянең иҗат төркеме эшләр барышы белән танышып кайтты. Гаилә башлыгы 55 яшьлек Рәис Мөхәмәтдинович кайчандыр авылда беренчеләрдән булып аграр вузга юл ачкан, соңрак әтиләре сукмагыннан уллары Динар, Эльнар һәм Риналь да дипломнар алганнар, үз хуҗалыкларын булдырганнар. Остаханәләр һәм ферма территориясендә без Динар белән очраштык. Эле таң беленеп кенә килүгә карамастан, ул техниканың кырга чыгуын контрольдә тота, фермадагы эшләрне барлый иде. Шуңа күрә сөйләшү дә актуальлеге буенча ким булмаган темадан – терлек азыгы әзерләүдән башланды.
– Урып-җыю алдыннан күпьеллык үләннәрне чабып алырга өлгерүебез яхшы булды, – дип билгели Динар Рәисович. – 400әр тонна сенаж һәм печән запасладык, бу планлаштырганнан ике тапкыр күбрәк. 30 сыер, шуларның 25е савым, 24 бозау азык белән тәэмин ителгән.
Динар рекордчылар исәбендә
Бу катлаулы ел өчен бөртеклеләрнең дә уңышы начар түгел. Ир туганнарның авыл хуҗалыгы җирләре 1100 гектар тәшкил итә. Алар урып-җыю кампаниясен 2 августта арпа чабудан башлаганнар. Аның уңышы гектардан 36 центнер чыккан, карабодайныкы – 18. Бөртеклеләрнең якынча уңдырышлылыгы гектардан 36 центнер тәшкил итә. 380 гектарны бодай били. Ике көннән комбайннар аны һәм рапс уруга керешәчәк. Җир эшкәртүчеләрнең барлык планнары да һава торышына бәйле – әгәр яңгыр яумаса, диләр.
– Параллель рәвештә уҗым культуралары өчен туфрак эшкәртү бара, – дип дәвам итә Динар. – Рапс өчен 100 гектар яңа җир әзерлибез. Бу культураны күбрәк үстерергә уйладык, чөнки отышлы да, рентабельле дә.
Барлык оештыру эшләрен хәл итеп, Динар зур канәгатьлек белән комбайн яки трактор штурвалы артына утыра. Яз көне КФХ башлыгы Д.Әһлиев «Язгы чәчү батыры-2017» исеменә лаек булган (кыр эшләрендә 27,4 норма-смена) һәм район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Урып-җыюда да Динар республиканың рекордчы-комбайнчылары арасында. Кем белә, бәлки ул 200 иң яхшы комбайнчы арасына кереп, 100 мең сум күләмендә президент премиясен алыр? Без моның шулай булуын телибез.
Чәчү батырлары уракта
Рапс басуында күңел биреп Эльнар Әһлиев эшли. Аның үзйөрешле чапкычы артыннан рапсның тигез тезмәләре кала, әле 120 гектарда чабасы бар. Риналь бу көнне әтисенең «Дон»ына утырп, горчица алуда ярдәм итә иде. Рәис Мөхәмәтдинов Лениногорск районына яңа техника алырга киткән, пресс-җыйгыч ике хуҗалыкка да кирәк. Рәис аганың кулдашы Рәмис Кәлимуллин белән уртак хуҗалыгында дүрт механизатор хезмәт куя. Алар 770 гектар мәйданда кыр эшләрен башкарырга өлгерәләр. Рәис Әһлиев язгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча ярыш җиңүчесе булган, МТЗ тракторында 35,9 норма-смена башкарган. Шушы ук хуҗалыкта өченче елын Монаш егете Сергей Иванов та эшли, ул да әлеге лаеклы исемне йөртә.
Кыенлыкларга, тузан һәм август өчен аномаль булган эсселеккә карамастан, җир эшкәртүчеләр аяз һәм коры һава торышына шатланалар. Штурвалны иртәнге таңнан кичке караңгыга кадәр кулларыннан төшермиләр. Аларга темпны киметмәскә хуҗабикәләр ярдәм итә, ирләрен тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Урып-җыюның кызган чагы...
.jpg)