Тойма мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

30  августта  Тойма  авылы  мәдәният  йортында  мәдәният  хезмәткәрләре  һәм  китапханәче  белән  берлектә «Туган  ягым  - Татарстан»  дип  исемләнгән  күңел  ачу  кичәсе  уздырдылар. Кичәгә  килгән  тамашачылар  «Таныш  булмаган   Татарстан» исемле  презентация  карап, табышмаклы , сихри  һәм  могъҗизалы  табигать  дөньясына  сәяхәт  иттеләр. Биляр, Бөек  Болгар,  Казан,  Алабуга  шәһәрләренең  истәлекле  һәм  тарихи  урыннары  белән  таныштылар.  Презентация  карап  бетергәч  дәртле  биюләр һәм  җырлар  башкарылды.  Татарстан   турында  җырлар  яңгырады  һәм  кичәдә  катнашучылар  татар  халык  биюләрен  биеп  бик  күңелле  ял  иттеләр.  Ә  инде  кичәбез  соңыннан  чәй  өстәле  артында  дәвам  итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International